3 апрельдә Алабуганың «Иллюзион» кинотеатрында «Милли кунак бүлмәсе – кинематограф күзлегеннән» кинофестивале ачылды. Кинотеатрның фойесында Алабуга муниципаль районы территориясендә яшәүче халыкларның көнкүреше, мәдәнияте турында сөйләүче күргәзмә оештырылган иде.
Күргәзмәне рәсми ачу тәмамлангач, тамашачыларга Николай Морозовның «Борынгы Болгар» фильмы күрсәтелде. Соңыннан режиссер тамашачылар сорауларына җавап бирде.
Әлеге проект Татарстан Республикасы Хөкүмәте гранты исәбенә гамәлгә ашырыла.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте