Милли сәнгать галереясендә "Каюлы күн көне" үтә

2009 елның 13 марты, җомга

15 нче мартта сәгать 14.00 да “Хәзинә” Милли сәнгать галереясендә декоратив-кулланма һәм халык һөнәрләре өлкәсендәге “Яшь талантлар” Бөтенроссия күргәзмә-бәйгесе кысаларында “Каюлы күн көне” үтәчәк.

Чара ТР Атказанган мәдәният хезмәткәре Розалина Шаһиеваның “Казан җөе серләре” темасына лекция-экскурсиясе белән башлана. Аннан РФ һәм ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы, Кәсепләр палатасы әгъзасы Светлана Гарбузова һәм ТР Халык рәссамы, ТР Атказанган сәнгать эшлеклесе, Б.Урманче исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Софья Кузьминыхның каюлы күн сәнгатенә багышланган остаханәсендә катнашырга мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International