21 нче мартта сәгать 14.00 да ТР Милли музееның конференцияләр залында “Альянс Франсез – Казан” оешмасы Франкофония көннәре кысаларында экскурсоводлар бәйгесе уздыра. Ул Татарстан Республикасы Милли музее һәм КДУ Телләр институтының француз теле кафедрасы белән берлектә үткәрелә.
Чараның максаты – француз телен һәм мәдәниятен популярлаштыру, яшьләрдә туган якка, аның тарихи һәм мәдәни мирасына мәхәббәт тәрбияләү.
Бәйгедә француз телен яхшы белгән 16 дан 25 яшькә кадәрге мәктәп укучылары һәм студентлар катнаша ала. Беренче турда катнашучылар 3-5 минут эчендә Казан буенча экскурсияләрнең бер өлешен сөйләргә тиеш (фото-видеоматериаллар, коллаж һ.б. файдаланырга мөмкин).
Икенче турда “Мәктәп укучысы” категориясендә катнашучылар Милли музейның “Казан губернасы XVIII гасырда” экспозициясе буенча француз телендә өч сорауга җавап бирергә, “Студент” категориясендә катнашучылар шушы ук экспозициягә француз телендә тематик экскурсия сөйләргә тиеш. Чыгыш вакыты – 3-5 минут.
Җиңүчеләрне ТР Милли музее хезмәткәрләре, туристлык оешмалары, француз теле укытучыларыннан торган жюри билгеләячәк. “Студент” категориясендә җиңүче 2009 нчы елның җәендә Франциянең Россиядәге илчелеге тарафыннан Франциягә юллама белән бүләкләнәчәк. “Мәктәп укучысы” категориясендә җиңүче DELF Junior халыкара имтиханының әзерлек курсында бушлай уку мөмкинлеге алачак.