2-3 апрельдә Буа районы Мәдәният йортында авыл мәдәни-ял учреждениеләре хезмәткәрләре өчен чуваш традицион мәдәниятен үстерү буенча семинар булып узды.Чуваш мәдәниятенә багышланганмондый семинар беренче тапкыр уздырыла һәм анда катнашырга Апас, Тәтеш, Буа, Чүпрәле, Кайбыч муниципаль районнарыннан 70 клуб хезмәткәре килгән иде.
Семинарга Чувашстаннан чакырылган белгечләр осталык дәресләре уздырды, төрле чыгышлар тыңланды, түгәрәк өстәлләр, фикер алышулар узды. Чуваш фольклор коллективлары, сәнгать осталары катнашында зур концерт күрсәтелде.
Чуваш клуб хезмәткәрләренең киләсе семинары 23-24 апрельдә Норлатта узачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте