Халыкара балалар китабы көне кысаларындаСукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсендә «Сукыр балалар өчен китаплар» акциясе уза. 2 апрельдә китапханә хезмәткәрләре балаларны «хикмәтле каләме» булган китаплар белән таныштырды. Бу «хикмәтле каләм» «китап укый белә» икән. Балалар күңел ачтылар, уеннар уйнадылар, төрле мәгълүмат алдылар.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте