7 апрельдә «Әкият» татар дәүләт курчак театрында «Үзешчән курчак театры коллективларының эшчәнлек нигезләре» дигән семинар-практикум узачак. Анда республиканың мәдәни-ял учреждениеләрендә эшчәнлек алып баручы үзешчән курчак театры коллективларының режиссерлары катнашачак.
Семинарда катнашырга республиканың 11 районыннан 30 үзешчән курчак театры режиссеры теләк белдергән.
292-30-73, 292-00-39
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте