Рәссам иҗаты өчен әйберләрне чынбарлыктагыча сурәтләүдән баш тарту, мөмкин булган кадәр гомумиләштерү, төсләр куллануда төрле ысуллардан файдалану, эчке дөньяны, яшерен аңны тәртипкә салынмаган, оештырылмаган абстракт рәвешләрдә тасвирлау хас. Экспозициядә авторның 25 эше куелган.
Күргәзмә 13 апрельгә кадәр эшләячәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте