2 апрельдә Камал театрының «Җәйнең бер көнендә» спектаклен норвегияле режиссер, драматург, әлеге пьесаның авторы Йон Фоссе карады. Шушы көнне спектакль Будапештта И.Мадач исемендәге халыкара театр фестивалендә күрсәтелеп зур уңыш казанды. Йон Фоссе әлеге фестивальгә, үзе әйтүенчә, үзенең пьесасы буенча куелган татар телендәге спектакльне карар өчен махсус килгән.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте