3-4 апрель көннәрендә Г.Кариев театры Р.Зәйдулла әсәре буенча сәхнәләштергән “Казан ятиме” спектакленең премьерасын тәкъдим итә. Спектакль “Әкият” балалар үзәгендә, 18.30 да башлана.
"Казан ятиме” театрның баш режиссеры Ренат Әюпов соравы буенча, махсус Г. Кариев театры өчен язылган әсәр. Бу спектакль, Театр әһелләре берлеге тарафыннан бирелгән грант ярдәмендә сәхнәләштерелә.
Балалар арасында кансызлык нинди була һәм ул каян, нинди сәбәпләр аркасында барлыкка килә? Илебездәге балалар йортлары, ул балалар йортларында гомер итүче ятимнәрнең тормышы, аларның киләчәге турында уйланулар һәм бу проблеманы чишү юллары кебек социаль мәсьәләләр күтәрелә спектакльдә.
Спектаклне сәхнәгә куючы — театрның баш режиссеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов. Баш рольләрдә — Эльдар Гатауллин һәм Илфат Гибадуллин.
Театрның матбугат хезмәте ( 900 32 22 047, Лилия)
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте