3 апрельдә Нуриев фестивале спектакльләренә билетлар сатуга чыгачак

2014 елның 1 апреле, сишәмбе

3 апрельдә Рудольф Нуриев исемендәге XXVII Халыкара балет фестивале спектакльләренә билетлар сатыла башлый. Фестиваль Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә 14 28 майда уза.

Быелгы фестивальнең программасы гаять бай һәм кызыклы. Театр сәхнәсендә Казан тамашачысы бөтен дөньяда мәшһүр балет осталары чыгышын карый алачак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International