«Әкият» курчак театры сәхнәсендә Уфа шәһәренең Башкорт дәүләт курчак театры гастрольләре узачак

2014 елның 31 марты, дүшәмбе

9 – 12 апрельдә «Әкият» курчак театры сәхнәсендә Уфа шәһәренең Башкорт дәүләт курчак театры гастрольләре узачак. Шушы ук вакытка«Әкият»  курчак театры Уфага китәчәк.

Гастрольләр алмашу – театрларның күптәнге һәм матур традициясе.  Бу юлы Уфа артистлары А.Рахманкулованың «Урман ярминкәсе»  спектаклен күрсәтәчәкләр. Бу көннәрдә «Әкият» курчак театры Уфаның нәни тамашачыларын Б.Вайнерның «Өч дуңгыз баласының искиткеч маҗаралары» спектаклен күрсәтеп сөендерәчәк.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International