27 мартта ДЗКЗда Хибла Герзмава һәм Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры концерты узды. Бөтен дөньяда мәшһүр опера җырчысы тамашачылар яраткан әсәрләрне башкарды, оркестр белән бербөтен булып, концертка килүчеләрнең күңеленә хуш килгән программа тәкъдим итте. Ул үзенең Сладковский җитәкчелегендәге оркестрны гаять югары бәяләве турында әйтте.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте