31 мартта «Татмедиа» массакүләм мәгълүмат агентлыгы Яшел Үзән шәһәренә «Созвездие-Йолдызлык» яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең йомгаклау зона этабы гала концертына матбугат туры оештыра.
Март буена фестивальнең сайлап алу турлары республиканың төрле шәһәрләрендә узды, анда меңләгән балалар һәм яшүсмерләр катнашты. Лауреатлар фестивальнең суперфиналына чакырулар алды, ул Казанда 14 – 17 апрельдә узачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте