2 апрельдә Муса Җәлилнең музей-фатирында шагыйрьнең «Кызыл ромашка» дигән яңа шигырьләр җыентыгын укучыларга тәкъдим итү була.
Ул 2013 елда Татарстан китап нәшриятында чыгарылды. Очрашуга басманы төзүче авторлар, аның рәссамы чакырылган. Анда балалар Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйләячәк, җырларын башкарачак.
238-50-48, 292-32-18.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте