Г.Камал театры директоры Илфир Якупов "AKT-zent" үзәге халыкара җыелышында катнаша

2014 елның 27 марты, пәнҗешәмбе

26 һәм 27 мартта Парижда "AKT-zent" үзәге (Германия) каршында Театр педагогларын укыту буенча халыкара программага багышланган җыелыш уза. Әлеге очрашуда Великобритания, Франция, Эстония һәм Россиядән сәнгати, мәдәни үзәкләр, театрлар катнаша. 

Җыелышта катнашучы Россия вәкилләре: Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов, М.Горький исемендәге Оренбург дәүләт Академия театры сәнгать җитәкчесе Рифкать Исрафилов һәм Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты ректоры Рифкать Юсупов. 

26 мартта, беренче очрашу кысаларында, Театраль педагогларны өстәмә укыту буенча бердәм халыкара үзәк булдыру хакындагы меморандумга кул куелды. Әлеге үзәктә белем алган педагоглар магистр дәрәҗәсенә һәм бөтен Европа территориясендә (Великобританияне дә кертеп) кулланылышка яраклы дипломга ия булалар.

 Искәртеп үтәбез, «AKT-zent» Халыкара үзәге (Германия) – Төрки халыкларның «Нәүрүз» Халыкара театр фестиваленең даими партнеры.  «AKT-Zent» үзәге җитәкчесе,профессор, театраль педагог, «METODIKA» Халыкара театраль тренинглар фестивален (Германия) оештыручы һәм аны әйдәп баручы Юрий Альшиц «Нәүрүз»дә инде берничә тапкыр катнашты, ә быел исә, ул Төрки халыкларының III Халыкара «Нәүрүз» театраль-белем бирү фестиваль-форумында тренинглар циклы үткәрәчәк. 

ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International