Татарстан Республикасы Милли музее 1апрельдән 5 апрельгә кадәр уздырылачак «Бүләкләр көне» традицион хәйрия акциясендә катнашырга чакыра.
Бүләкләр 5 апрельдә узачак күргәзмәдә түбәндәге номинацияләр буйлап төркемләп күрсәтеләчәк:
· «Иң борынгы» – иң борынгы чорга караучы предмет;
· «Әйбер-риваять» – маҗаралы тарихлы әйбер;
· «Раритет» – кабатланмас әйбер;
· «Әйбер-мемория» – Татарстанның һәм Россиянең күренекле шәхесләре тормышы һәм иҗаты белән бәйле мемориал әйбер.
Йомгаклау һәм бүләкләү 5 апрельдә 14 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда узачак.
292-67-09, 292-85-76, 292-58-32, 292-32-18.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте