Г. Тукайның әдәби музеенда Фәнис Җиһанша авторлык экскурсиясе уздырды

2014 елның 27 марты, пәнҗешәмбе

27 мартта Г.Тукай музеенда Камал театры артисты, Татарстан Республикасының Атказанган артисты Фәнис Җиһанша авторлык экскурсиясе уздырды.

Аның экскурсиясе Халыкара театр көненә багышланган иде. Артист Тукайның татар театрын үстерүдәге роле, Камал театры сәхнәсендә шагыйрь образы гәүдәләнеше турындагы фикерләре белән уртаклашты.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International