Югары Ослан районында Мәдәният хезмәткәре көненә һәм районда Мәдәният елы ачылуга багышланган бәйрәм узды

2014 елның 27 марты, пәнҗешәмбе

Республикада Мәдәният хезмәткәре көненә һәм Мәдәният елы ачылуга багышланган тантаналар дәвам итә.

26 мартта Югары Ослан авылында  Мәдәният хезмәткәре көненә һәм районда Мәдәният елы ачылуга багышланган бәйрәм узды.

Бәйрәмгә мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре җыелган иде. Тәбрикләү чыгышлары, җылы сүзләр, бүләкләр, җыр-бию, уен-көлке кичәдә күп булды. 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International