Свияжскиның тарих музее залларында Мәскәүдән үзенчәлекле оркестр Корнелиус Кардьюның «Зур гыйлем» концертын башкара

2014 елның 27 марты, пәнҗешәмбе

30 мартта Свияжскиның тарих музее залларында Мәскәүдән үзенчәлекле оркестр Корнелиус Кардьюның «Зур гыйлем» концертын башкара.

Концерт 13 сәгатьтә башлана.

 «Зур гыйлем» не К. Кардью Конфуций әсәрләре нигезендә иҗат иткән, ул  җиде параграфтан тора. Композитор әлеге әсәрне Scratch Orchestra һәвәскәр музыкантлар оркестрына багышлаган.   Концертта Россиядә беренче буларак әлеге әсәрнең бишенче  параграфы башкарылачак.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International