Хөрмәтле театр әһелләре һәм театр сөючеләр!
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үзем сезне гүзәл сәнгать бәйрәме – Халыкара Театр көне белән чын күңелдән тәбрик итәм.
Театр сәнгате хәзерге җәмгыятьтә гаять мөһим урын тота. Сәхнә ул – серле урын, анда сихри әверелешләр, күчешләр бара, могҗиза туа. Көндәлек тормышыбызга театр мөлаем нур өсти, ул үзенчәлекле иҗади ачышлар һәм эзләнүләр мәйданы булып тора. Театрның бер генә сәнгать төренә дә охшамаган асылы төрледән-төрле мәдәни юнәлешләр, башлангычларны «эретеп», шулардан тукып ясалган эшчәнлеге табигатендә чагылыш таба, тамашачылар күңелендә гадәти булмаган хисләр, тойгылар тудыра.
Татарстан Республикасы дөнья җәмәгатьчелеге тарафыннан традицияләр төрлелеге һәм әһәмияте бәхәссез булган һөнәри казанышлары белән аерылып торучы театр мәркәзе буларак танылды. Республикада уздырыла торган театр фестивальләре бөтен дөньяда мәшһүр. Россия Федерациясендә Мәдәният елы дип игълан ителгән 2014 елда Казанның төрки дөнья мәдәни башкаласы исемен алуы әлеге югары статуска тагын бер дәлил булды.
Татарстанда театрларның ике гасырлык тарихы бар. Алар милли һәм дөнья сәхнәсе традицияләрен саклап калуга һәм үстерүгә зур өлеш кертәләр, актерлык һәм режиссерлык осталыгын камилләштерү юнәлешендә зур эш башкаралар, тамашачылар күңелендә театрга – кабатланмас гүзәл сәнгать дөньясына мәхәббәт тәрбиялиләр.
Зур горурлык хисе белән театрларыбызның Россия Федерациясендә сәнгатьне үстерүгә зур өлеш кертүләрен билгеләп китәбез.
Гомерләрен театрга багышлаган һәркемгә хезмәтләрендә яңа уңышлар, тамашачылар мәхәббәтенең һичкайчан сүрелмәвен һәм һәрчак илһамлы иҗат юлдаш булуын телим!
Татарстан Республикасы мәдәният министры
А.М.Сибагатуллин