Мәдәният елы кысаларында 27 мартта Тинчурин театры балалар белән «Әкияттә кунакта» дигән очрашу уздыра. Әлеге чараның максаты – татар сәхнә сәнгатен пропагандалау, балаларны тылсымлы театр дөньясы белән таныштыру. Артистлар Ш. Фәрхетдиновның “Али Баба һәм өч карак ” спектакленнән өзек күрсәтәчәкләр. Спектакль тәмамлангач, балаларга артистлар белән әңгәмә кору мөмкинлеге биреләчәк.