Сукырлар өчен республика махсускитапханәсендә «Күзләре күрмәүче мәдәният һәм сәнгать әһелләре» дигән проектны тәкъдим итү булды

2014 елның 25 марты, сишәмбе

Сукырлар өчен республика махсус китапханәсендә  «Күзләре күрмәүче мәдәният һәм сәнгать әһелләре» дигән проектны тәкъдим итү булды.

Ул Мәдәният һәм сәнгать өлкәсе хезмәткәре көненә һәм Татарстан Республикасында Мәдәният елын ачуга багышланган. Проектның максаты –  киң җәмәгатьчелекне күзләре күрмәүче талантлы мәдәният һәм сәнгать әһелләре белән таныштыру. Аның кысаларында күзләре күрмәүчеләрнең шәхесенә, иҗатына багышланган күргәзмәләр, презентацияләр оештырылачак, радио-телевидениедә тапшырулар әзерләнәчәк. 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International