22 мартта Чүпрәленең «Акчарлак» район мәдәният хезмәткәрләре спартакиадасының I этабы узды. Спартакиада барлыгы 3 этапта узачак.
Программага аеруча популяр һәм һәркемнең көче җитәрдәй спорт төрләре кертелгән: волейбол, дартс, шашка-шахмат, эстафета, турникта күтәрелү, гер күтәрү, өстәл теннисы, йөзү һәм бау тарту. I этапта мәдәният хезмәткәрләре өстәл теннисы, йөзү, шашка-шахмат һәм дартс буенча көч сынашты.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте