Түбән Камада Мәдәният елын ачу тантанасы узды

2014 елның 25 марты, сишәмбе

19 һәм 20 мартта Түбән Кама Мәдәният идарәсе зур мәдәни вакыйга  – тантана белән Мәдәният елын ачуны билгеләп үтте. С.Сәйдәшев исемендәге музыка көллияте концерт залында ике кич дәвамында яшь музыкантларның халык уен кораллары оркестры белән берлектә концерты узды. Талантлы 13 бала, «Нурлы ай» ансамбле һәм музыка мәктәбенең  «Мечта» хоры үз осталыкларын тамашачыга күрсәтте.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International