Кичә Чаллыда Мәдәният хезмәткәре көнен бәйрәм итү тантанасында Мәдәният елын ачу чарасы узды. «Энергетик» мәдәният сараенда мәдәният хезмәткәрләре һәм тармак ветераннары катнашында зур концерт куелды.
Чаллы мэры Васил Шәйхразиев мәдәният хезмәткәрләрен бәйрәмнәре белән тәбрик итте, ветераннарга үзенең рәхмәт сүзләрен җиткерде. Мәдәният өлкәсе хезмәткәрләренә хөкүмәт бүләкләре, мэр премияләре, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгыннан мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте