Сукырлар өчен махсус республика китапханәсе халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнашты

2014 елның 25 марты, сишәмбе

20 мартта Сукырлар өчен махсус республика китапханәсе хезмәткәрләре «Педагогика, психология һәм  инклюзив белем бирү технологияләре» дигән II халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнашты.

Конференция программасына пленар утырыш, фикер алышулар, лекция, осталык дәресләре, ICIE Халыкара инклюзив белем бирү үзәге утырышы кертелгән иде.

Китапханә махсус форматтагы китаплардан күргәзмә төзегән иде. Нигездә анда китапханәнең үзендә чыгарылган әдәбият куелды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International