«Созвездие-Йолдызлык»: калалар һәм салалар буенча иҗади марафон

2014 елның 24 марты, дүшәмбе

Республика шәһәрләрендә XIV «Созвездие-Йолдызлык»республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең сайлап алу турлары уза. Бүгенге көнгә зона турлары һәм гала концертлар Татарстанның җиде шәһәрендә — Әлмәттә, Зәйдә, Чаллыда, Казанда, Минзәләдә, Болгарда һәм Мамадышта узды. Иҗади смотрда Татарстан Республикасының 30 районыннан талантлы яшьләр һәм балалар катнашты.

Жюри «Хореография», «Вокал-соло», «Вокаль ансамбльләр», «Конферанс» номинацияләрендә йөзләрчә номерларны карап бәяләде. Категорияләрнең һәм яшь төркемнәренең һәрберсендә беренче өч урынны алган лауреатлар фестиваль суперфиналына юлламалар алды. Ул Казанда 14 апрельдән 17 апрельгә кадәр узачак.

24-25 мартта фестивальнең чираттагы этабы Теләчедә, 27-28 мартта — Буада, 30-31 мартта — Яшел Үзәндә узачак.

Фестивальнең рәсми сайты: http://www.yold.ru/node/1939
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International