Казанда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры мәйданчыгында Нәүрүзне бәйрәм итү хөрмәтенә халык күңел ачу чаралары узды.
Шәһәр бәйрәме ТР Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәре мэриясе, Татарстан халыклары ассамблеясе һәм республиканың Халыклар дуслыгы йорты тарафыннан оештырылган. Быел Нәүрүз республика бәйрәме статусын алды.
Бәйрәм “Нәүрүз сылуын каршы алу” театральләштерелгән тамашасы белән ачылды.
ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстан халык шагыйре Роберт Миңнуллин, ТР мәдәният министры урынбасары Светлана Персова, ТР Президенты Аппараты хезмәткәре Евгений Ефимов, шулай ук ТР Халыклар ассамблеясе башкарма комитеты җитәкчесе, ТР Президенты Аппараты хезмәткәре, шулай ук ТР Халыклар ассамблеясе башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров,Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов һәм Иран Ислам Республикасының ТР дагы Генераль консулы Рәсүл Шаян бәйрәм тантанасын ачты һәм казанлыларны сәламләде.
“Без тарихи күренеш – Нәүрүзнең Татарстан җиренә кайту чарасында катнашабыз. Бу еллар дәвамында милли мәдәни автономия вәкилләре борынгы гореф-гадәтләрне һәм бу бәйрәм традицияләрен сакчыл саклады”, - дип билгеләп үтте Светлана Персова.
Бәйрәмне республикада яшәүче халыклар җәмгыятьләренең иҗат коллективлары дәвам итте. Халык күңел ачу бәйрәме “Татарстан – безнең уртак йортыбыз” номеры белән тәмамланды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы буенча