Г.Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев Эймунтас Някрошюсның «Иова китабы» спектакле премьерасына чакырылды. Премьера 20 мартта «Мено Фортас» (Вильнюс, Литва) театры сәхнәсендә узды.
Вильнюс шәһәреннән Бикчәнтәев хәбәр итүенчә, премьера уңышлы гына үткән. Ә спектакль алдыннан Эймунтас Някрошюс шәхсән үзе камаллыларга Литва башкаласы буйлап экскурсия үткәргән, дип хәбәр итә театрның матбугат үзәне.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте