Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Ирек Баһмановның иҗат кичәсе узды

2014 елның 21 марты, җомга

Татарстанның Халык артисты Ирек Баһмановның иҗат кичәсенә мәдәният эшлеклеләре, артистның хезмәттәшләре, китап сөючеләр, олы останың талантына мөкиббән киткән тамашачылар җыелган иде.

Шагыйрь Разил Вәлиев артист турында чыгыш ясап, аның иҗатына югары бәя бирде, фидакарь хезмәте өчен аңа  ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Ирек Баһмановны котларга аның сәхнәдәш дуслары, хезмәттәшләре, олы буын артистлары да килгән иде. Алар зур артист турында җылы хисләр белән сөйләделәр, аның кеше буларак күркәм сыйфатларын ачып бирделәр. Театрның яшьләре кичәне концерт номерлары белән бизәде.

Әлеге чарада артистның 2013 елда дөнья күргән «Әлмәндәр улы» дигән китабы да тәкъдим ителде. Анда актерның гаиләсе, иҗат юлы, сәхнәдә бергә эшләргә насыйп булган күренекле артистлар турында истәлекләре тупланган. Китапны төзүче журналист Люция Хәбибуллина әлеге китапның дөньяга чыгу тарихы турында мавыктыргыч итеп сөйләде.

Ирек Баһманов кичә дәвамында үзе дә сәхнә тотты.  Тамашачылар аны алкышларга күмделәр.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International