20-21 мартта Мәдәният елы кысаларында Чаллыда сәхнә осталыгына багышланган «Әгәр дә...» («Если бы…») III ачык фестиваль-конкурсы ачылды.Конкурс«Мастеровые»Рус драматеатрында узды. Аны Балалар театр сәнгате мәктәбе оештырды.
Фестивальдә быел Татарстанның төрле почмакларыннан 20 коллектив катнашты. Конкурс 7 номинациядә өч яшь төркеме өчен узды:
- драма спектакле;
- баскычлар;
- фольклор;
- нәфис сүз;
- иҗади эксперимент;
- үз иҗат җимеше (читтән торып);
- сәхнә осталыгы (читтән торып).
170 катнашучы үзара тәҗрибә уртаклашты, осталык дәресләрендә катнашты. Аларның эшләре тамашачылар тулы залда барды. Бу исә Чаллы халкының театр сәнгатенә мәхәббәте көчле булуын күрсәтте.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте