Сукырлар һәм күзләре начар күрүчеләр республика китапханәсендә күзләре күрмәүче инвалидлар белән эшләү буенча волонтерлар өчен беренче тренинг уздырылды

2014 елның 20 марты, пәнҗешәмбе

Соңгы елларда республикада волонтерлар хәрәкәте шактый җанланды. Теләсә кайсы волонтерлык хәрәкәтенең нигезендә түбәндәге принцип ята: үзеңне кеше итеп хис итәсең килсә – башкаларга ярдәм ит. 14 мартта Сукырлар һәм күзләре начар күрүчеләр республика китапханәсендә  күзләре күрмәүче инвалидлар белән эшләү буенча волонтерлар өчен беренче тренинг уздырылды.  

Тренинг инвалидларның социаль-психологик үзенчәлеген ачу, сукырлар һәм күзләре начар күрүчеләр белән аралашу өчен күнегүләр уздыру максатларында оештырылды. Анда волонтерларны килеп туган проблемаларны хәл итү мәсьәләләре тикшерелде. 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International