21 мартта Чаллы курчак театры үз һөнәри бәйрәмен курчак уйнатучы артистларны, театрның башка хезмәткәрләрен тәбрикләп бәйрәм итәчәк. Узган якшәмбедә нәни тамашачылар театрга үз котлауларын язмача, рәсем рәвешендә җиткергәннәр инде, алар театр фойесында элеп куелды.
Бәйрәм көн кичендә театр администрациясе театр хезмәткәрләренә моңа кадәр сер итеп сакланган бүләк бирергә ниятли. Бәйрәм булуга да карамастан, бу көнне театр репетицияләрен уздырачак, чөнки курчак театры артисты үз осталыгын һәрчак камилләштерә барырга тиеш.
8 (8552) 38-07-78.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте