19 мартта Буа шәһәренең район Мәдәният йортында рус җырын сөючеләр җыелган иде. Смотр дип игълан ителүенә дә карамастан, бу чара һәрвакытта да рус җыры бәйрәменә үсеп әверелә. Буа смотрында да бу шулай булды.
Җыр бәйрәменә Апас, Буа, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш, Югары Ослан һәм Буа районнарыннан башкаручылар җыелган иде.
Программада традицион рәвештә сугыш чоры җырлары яңгырады. Катнашучылар җырларны бернинди музыка уен коралына кушылмыйча, а'cappella башкардылар.
Конкурс программасы тәмамлангач, традицион рәвештә жюри һәм катнашучылар бергәләп программа буенча фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте