19 мартта Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Министрлык каршындагы Иҗтимагый советның «2014-2020 елларга Татарстан Республикасында милли сәясәтне гамәлгә ашыру» мәсьәләләренә багышланган киңәйтелгән утырышы узды.
Утырыш 2014 елда Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәте программасын гамәлгә ашыру механизмын камилләштерү, сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген арттыру буенча мөмкин булган тәкъдимнәр бирү, проектларга җәмәгатьчелек экспертизасы уздыру һәм дәүләт программасын гамәлгә ашыру буенча җәмәгатьчелектә мәгълүмат арттыру максатларында уздырылды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте