Коллегиягә кереш сүзендә мәдәният министры А.М. Сибагатуллин археология һәйкәлләренең мәдәни мирас объектларының иң күп санлы һәм эшләү өчен иң четерекле төрләреннән берсе булуы турында әйтеп китте. Соңгы елларда, икътисад һәм техник прогресс алгарышы белән беррәттән, археологик мирасны югалту куркынычы арта бара.
Коллегия утырышы көн тәртибенә Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендәге сәясәтенең өстенлекле юнәлеше буларак археологик мирас объектларын саклауда тармакара хезмәттәшлек темасы куелган иде.
Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Светлана Персова «Археологик мирас объектларын саклау өлкәсендә законнар куллану мәсьәләләре» дигән темага доклад укыды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте