Төркиядә 16-17 мартта «Татар кызы - 2014, Төркия», «Студентлар язы - 2014» конкурслары һәм Бөтендөнья татар конгрессының «Ак калфак» татар хатын-кызлары ассоциациясе киңәшмәсе уздырылды.
16 мартта Истанбул шәһәренең Фатих тарихи районының Али Әмири әфәнде мәдәни үзәгендә «Казан – 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы» программасы кысаларында беренче тапкыр «Татар кызы – 2014, Төркия» конкурсы уздырылды. Анда 6 кыз чыгыш ясады. Алардан татар телен, милли традицияләрне, гореф-гадәтләрне, тарих һәм сәнгатьне яхшы белүләрен күрсәтү сорала иде.
Жюри катнашучыларны «Танышу», «Эссе», «Бию», «Сораулар», «Сәләт», «Хуҗабикә» номинацияләре буенча бәяләде. Конкурста Кайсар шәһәренең Эрджийес университеты студенты Гөлназ Исмәгыйлева җиңү яулады.
Моннан тыш, Ландыш Насихова (М.А.Эрсой исемендәге универстиет, Бурдур), Наиля Ракова (Стамбул университеты), Айгөл Мөхәммәтшина-Бозкурт (Анкар университеты), Алия Вәлиева (Анатолия университеты, Иске шәһәр), Алсу Дунаева (Стамбул университеты) «Зыялы кыз», «Зирәк кыз», «Ягымлы кыз», «Сылу кыз», «Тамашачы күңелен яулап алган кыз» категорияләрендә җиңү яуладылар.
16 мартта «Студент язы» конкурсы узды.
17 мартта в Истанбулда «Ак калфак» татар хатын кызлары ассоциациясе утырышы булды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте