18 мартта Татарстан Республикасы Милли музеенда Гыйльми шураның музейга нигез салынуның 120 еллыгына багышланган киңәйтелгән утырышы уздырылды.
Музей каршында гыйльми шура 1939 елдан бирле эшли. Хәзерге вакытта аның составына Татарстан галимнәренең иң көчле һәм иң алдынгы вәкилләре керә.
Бу утырышта күп кенә күренекле галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре чыгыш ясады, алар музейдагы фәнни эшне югары бәяләделәр. Милли музей директорының фәнни-тикшеренү эше буенча урынбасары С.Ю. Измайлова доклад белән чыкты.
Утырышта катнашучылар «Алтын куллы осталар: татарларның традицион һөнәрчелек эшләнмәләре» һәм Р.Т.Халитовның шәхси коллекциясеннән төзелгән «Үткәннәрдән кайту…» дигән күргәзмәләр белән таныштылар.
292-32-18
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте