Иске шәһәрдә (Төркия) төрки халыклар фильмнары фестивале узды

2014 елның 19 марты, чәршәмбе

24 – 27 февральдә Төркиядә төрки халыклар фильмнары фестивале узды.  Чара  «Иске шәһәр 2013 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы» программасы кысаларында оештырылды.

Татарстаннан фестивальдә Казан халыкара мөселман кинофестивале башкарма директоры  Марат Дәүләтов һәм драматург Мансур Гыйләҗев катнашты. Татарстан делегациясе  «Бибинур» һәм «Бөркетләр» картиналарын алып барды.

Фестиваль кысаларында кино төшерүчеләр утырышы булды. Анда төрки дәүләтләр кинематографиясенең интеграциясе, төрки илләр фильмнарының үзара прокатын оештыру, шулай ук Татарстан киносы турында төрек телендә китап чыгару мәсьәләләре каралды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International