22 мартта Камал театры каршындагы мәйданчыкта «Нәүрүз» бәйрәме узачак.
Көн белән төн тигезләшкән көнне аны традиция буенча барлык төрки халыклар бәйрәм итә.
Бәйрәм иртәнге сәгать унда ук башланачак. Милли җәмгыятьләр үз палаткаларында һәм тирмәләрендә декоратив-гамәли сәнгать үрнәкләре, эшләнмәләре белән сәүдә итәчәк. Шушында ук милли биюләр, җырлар башкарылачак, уеннар оештырылачак.
Төп вакыйгалар сәгать 11 дә башлана. Оештыручылар «Нәүрүзсылуны каршылау» дигән театрлаштырылган хореографик композиция тамашачыларның күңеленә хуш килер дип ышана.
8917 264 11 98 (Мира Второва).
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте