20 мартта «La Primavera» Казан камера оркестры Казанның «Югары зәвык университеты» студентлар өчен түләүсез циклның дүртенче концертын уздырды. Музыкантлар «Караңгылык музыкасы» дигән темага И.С.Бах, А.Пьяццолла, Д.Шостакович, К.Дженкинс һәм башка композиторларның әсәрләрен яңгыратачак. Рөстәм Абәзов үзе бу музыканың ни өчен «Караңгылык музыкасы» дип аталуына аңлатмалар бирәчәк. Цикл концертлары КГУның тарих музее актлар залында уза.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте