Казанда Бах фестивале ачылды

2014 елның 19 марты, чәршәмбе

Казан дәүләт консерваториясе дөньяның иң мәшһүр композиторларының берсе туган көн алдыннан яңа проект тәкъдим итә. Бах фестивале 18 марттан 25 мартка кадәр консерватория залларында һәм ДЗКЗда узачак. Бах музыкасыннан төзелгән концертлар белән рәттән, тамашачыларга бөек композитор иҗатына багышланган лекцияләр, осталык дәресләре уздырылачак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International