Казанда 2 июньнән 8 июньгә кадәр узачак «Нәүрүз» III Халыкара театр-мәгърифәти форум-фестиваленә гарызнамәләр кабул ителә

2014 елның 18 марты, сишәмбе

Казанда 2 июньнән 8 июньгә кадәр узачак «Нәүрүз» III Халыкара театр-мәгърифәти  форум-фестивале уздырыла. Анда традицион рәвештә Германия, Греция, Колумбия, Россия һәм Франциядән килгән театр сәнгате белгечләре семинарлар, осталык дәресләре, лекцияләр уздыра.

Катнашырга теләүчеләрнең гарызнамәләре 15 апрельгә кадәр кабул ителә.

Гарызнамәләр төрки теләсә кайсы театр коллективы яисә төрки телле театр әһелләреннән алына.

Адрес: teatriskander@mail.ruяисә факс: 8 (843) 293-08-83.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International