21 мартта – Халыкара курчакчы-артистлар көнендә – «Әкият» татар дәүләт курчак театры нәни тамашачылары белән бергәләп үзенең туган көнен билгеләп үтәчәк.
Бу көнне театр фойесында интерактив зоналар эшләячәк, әкият геройлары катнашында уен мәйданчыгы оештырылачак. Нәни тамашачылар курчакларны уйнату системасы һәм аларны җитештерү ысуллары белән танышачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте