Әлеге фестиваль Казанда 11 марттан 14 мартка кадәр уздырылды. Проект идеясе авторы һәм сәнгать җитәкчесе – «La Primavera» Казан камера оркестры җитәкчесе Рөстәм Абәзов.
Казан һәм Чаллы тамашачысы кыллы музыка уен коралларында уйнаучы дөньядагы иң мәшһүр осталарның кайберләрен күрү һәм тыңлау бәхетенә ирештеләр.
Фестивальнең 3 концерты Казанда ДЗКЗда, ә берсе – форумның барлык кунаклары катнашканы – Чаллының орган залында узды. Моннан тыш, һәрбер солист Казан консерваториясенең махсус музыка мәктәбе укучылары һәм әлеге уку йортының студентлары өчен осталык дәресләре бирде.
89872356688, 258-21-01., 258-28-77
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте