17 мартта, Башкортостанның Туймазы шәһәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле концерты булачак. Татарстан Республикасының әйдәүче фольклор коллективы артистлары тамашачыларга ансамбль программасының алтын фондыннан кырыкка якын номер күрсәтәчәкләр. Сәфәрдә ансамбльнең бию, хор һәм оркестр коллективлары катнаша.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте