Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстанның Сәмәй шәһәрендә яшәүче Руслан Тураевка академик концерт баяны бүләк итте

2014 елның 17 марты, дүшәмбе

Казахстанның Сәмәй шәһәрендә яшәүче Руслан Тураев яхшы «иномарка» бәясендәге  академик концерт баянына ия булды. Мондый бүләкне талантлы баянчыга Татарстан Республикасы Президенты бүләк итте.  

2012 елда Барнаул шәһәрендә узган Сабантуй бәйрәмендә Русланның чыгышын Татарстан Республикасы Президенты күрә һәм музыкантның талантын тиешенчә бәяли. Яшь баянчының инструменты юклыгын белгәч, әлеге мәсьәләдә аңа ярдәм итәргә вәгъдә бирә.   

Тураевка дигән баянны ел ярым дәвамында махсус заказ буенча Мәскәүдә ясадылар.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International