ТР Милли музеенда "Үткәннән кайту" күргәзмәсе ачыла

2014 елның 17 марты, дүшәмбе
ТР Милли музее Казан коллекционеры Р.Т.Халитов коллекциясеннән декоратив-гамәли сәнгать әйберләре күргәзмәсен тәкъдим итә. күргәзмә "Шәхси тупланмалардан" күргәзмә проекты кысаларында ачыла. Рафаэль Халитов тупланмасында ювелир эшләнмәләр һәм борынгы көнкүреш кирәк-яраклары бар. коллекциянең иң кыйммәтле экспонаты - XVII гасырда яшәгән ногай ыруыннан булган затлы нәселле татар хатын-кызының баш киеме. Билгеле булганча Сөембикә ханбикә дә ногай ханы Йосыфның кызы. Халитов коллекциясе киң җәмәгатьчелекә беренче мәртәбә тәкъдим ителә.
Күргәзмә 18 мартта ТР Милли музееның гыйльми советы утырышы кысаларында 18 мартта ачыла.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International