Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры Ркаил Зәйдулла әсәре буенча куелган “Казан ятиме” спектаклен чыгара

2014 елның 17 марты, дүшәмбе

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры Ркаил Зәйдулла әсәре буенча куелган “Казан ятиме” спектаклен чыгара.

Беренчеләрдән булып спектакльне 27 мартта 15.00 сәгатьтә журналистлар карый алачак. Хөрмәтле журналистлар, сезне “Әкият” балалар үзәгенә “Казан ятиме” спектаклен карарга һәм спектаклгә багышланган матбугат конференциясенә чакырабыз.

... Әсәрнең төп герое Камил ятим балалар йортыннан качып китә. Аңа, балалар йортындагы тәртипләр, дөресрәге, тәртипсезлекләр ошамый. Ул җәберләүләүче-тәрбиячеләргә каршы төшә, тавыш күтәрә. Шул ук вакытта, Камил бик нечкә күңелле, дөреслекне яратучы егет. Аның бу пычрак дөньядан Парижга китәсе килә. Камил бию белән шөгыльләнә һәм кайчан да булса бар дөньяга танылырга хыяллана. Ул үзен генә түгел, ә риваятьләр буенча, аның  аккошлар нәселеннән килеп чыккан кабиләсен дә танытасы килә.

Спектакльне сәхнәгә куючы —  театрның баш режиссеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов. 

“Казан ятиме”нең премьерасы 3 һәм 4 апрель көннәрендә “Әкият” балалар үзәгендә була.

Театрның матбугат хезмәте (Лилия, 900 32 22 047)

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International