14 мартта Казанда «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Иске-Казан түгәрәк уены» республика татар фольклоры фестиваленең зона туры узды. Анда Саба, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнарыннан һәм Казаннан 41 коллектив, 200 кеше катнашты.
Чираттагы тур 12 апрельдә Кама Тамагы Мәдәният йортында узачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте